Оксфорд галимнәре намусның кайда урнашуын эзләп тапты. Тикшеренүдә 25 ир-ат һәм 25 хатын-кыз катнашкан. Галимнәр кешеләрнең һәм безгә иң якын торучы дип исәпләнгән макакалар баш миенең алгы фронталь кабыгын чагыштырып караган. Макакада да, кешеләрдә дә ул 12 секциядән тора, 11 секция бер-берсенә охшаш, ә менә 12нчесе аерыла икән. Кешеләрдә нәкъ менә шунсында – кашлар өстендә урнашканында – яхшынымы, әллә яманнымы сайлауга җавап бирүче намус урнашкан икән. Ул шар сыман укмашкан нерв тукымаларыннан гыйбарәт. Хайваннарда ул юк, димәк, аларның намусы да юк дигән сүз.
Кешеләр, артык масаеп китмәгез, намус ул бик кечкенә, Брюссель кәбестәсенең күчәне (10-15 грамм тирәсе) кадәр генә икән...