Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
22 август 2019, 15:43

Ак май: 80 процентка судан тора

Америка галимнәре 80% судан торган ак май уйлап тапкан, калган 20 процентын үсемлек майлары тәшкил итә.

Америка галимнәре 80% судан торган ак май уйлап тапкан, калган 20 процентын үсемлек майлары тәшкил итә. Шулай булгач, аны без күз уңында тоткан ак май дип әйтеп буламы икән соң? Хәер, белгечләр үзләре тәме буенча бернинди аерма юк, бу яңа май файдалырак та әле диләр.
БМО авыл хуҗлыгы үсешенең планетага зыяны турында доклад әзерләгән иде. Алар әйтүенчә, атмосферага бүленеп чыккан углекислый газның өчтән бер өлеше терлек фермаларына, плантацияләргә туры килә. Бу газлар үз чиратында корылыкка, һава температурасының күтәрелүенә китерә, диләр. Менә шулай , җәмәгать, киләчәктә кешелек дөньясының бөтенләй ясалма ризыкка күчүе бар. Ә майга килгәндә, сату маенда болай да сөт мае бик чамалы иде инде...
Читайте нас: