Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 август 2019, 20:01

Сезгә кыз кирәкме, әллә малаймы?

Киләчәктә бер гаиләдә дә рәттән биш кыз яки биш малай тумаячак: баланың җенесен алдан сайлап булачак.

Япониянең Хиросима университеты галимнәре булачак баланың җенесен алдан планлаштыру өчен хромосом җыелмасын берләштерергә өйрәнгәннәр.

Генетиклар әлегә бу тәҗрибәне тычканнарда гына үткәреп караганнар, ләкин ул кешеләргә дә туры киләчәк дип ышандыралар.

ХҮ- ир-атларның хромосом җыелмасы, хатын-кызларныкы - ХХ. Галимнәр үзенә бер төрле матдә ярдәмендә Х хромосомнары йөрешен акрынайтып, Y хромосомнарына елгыррак булырга мөмкинлек биргәннәр.

Галимнәр тычканнарның мәниен шул матдә белән эшкәрткәч, Х хромосомнар Ү-сына караганда сүлпәнәйгәннәр, шуңа күрә ясалма аталандыру вакытында бер берсеннән аеру ансат булган. Нәтиҗәдә Х хромосомнардан ана тычканнар күбрәк туган, ә елгыр Ү-хромосомнардан - ата тычканнар. Галимнәр хәзер бу ысулны кешеләрдә дә кулланырга уйлый. Әгәр яңа уйлап табылган матдә ир-атларның мәниенә дә тэәсир итә ала икән, димәк киләчәктә баланың җенесен алдан планлаштыру мөмкин булачак, дигәннәр.
Читайте нас: