Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
15 август 2019, 13:54

Кемнәр ул сулагайлар?

Алар иртән сул аяклары белән торып, бөтен дөньяның астын-өскә китерүчеләрме? Юк инде...

Сулагайлар ул бөтен эшне дә сул кул белән теләп һәм иркенләп башкаручылар. Дөньяга билгеле кешеләр арасында сулагайлар күп икән. Сәләтле диләр аларны. Шул сәбәпле, сулагайларны көчләп уң кул белән эшләргә мәҗбүр итәргә дә ярамый. Булдыралар икән нигә эшләмәскә, эшләсеннәр!

Сезнең игътибарга иң билгеле сулагайлар:

Гарри Каспаров. Билгеле шахмат остасы.13 тапкыр дөнья чемпионы, Халыкара гроссмейстер.


Ге́нри Форд.

Уйлап табучы. АКШның 161 патенты иясе.

Ксения Собчак.

Сәясмән, журналист.

Дэвид Рокфеллер.

Америка бизнесмены, банкир, дәүләт эшлеклесе. Рокфеллерлар йорты башлыгы.


Фидель Кастро.

Куба революционеры. Куба Дәүләт советы Рәисе, Минстрлар советы Рәисе, Премьер-министр.


Герцог Кембриджский Уильям.

Принц Чарльз Уэльский һәм аның беренче хатыны принцесса Диананың улы. Елизавета II ханбикәнең оныгы.


Георг VI.

Британия Корольлеге һәм Төньяк Ирландия короле.


Билл Гейтс

Америка эшкуары. Microsoft акционерлар компаниясен төзүче.


Биньямин Нетаньяху.

Израиль сәясмәне. Премьер-министр, иминлек министры.

Уинстон Черчилль.

Бөек Британия дәүләт эшлеклесе, сәясмән, 1940-1945 һәм 1951-1955 елларда Бөек Британиянең премьер-министры; Шеф-Полковник, журналист, язучы, Британия академиясенең шәрәфле әгъзасы, әдәбият буенча Нобель премиясе лауреаты.

Гарри Трумэн.

АКШның 33нче президенты. Ул үзенә кадәр ил белән идарә иткән Франклин Рузвельтның социаль-икътисади реформаларын дәвам итә.

Рональд Рейган.

АКШның 40нчы президенты. Актер һәм радиотапшырулар алып баручы буларак та билгеле.

Джордж Герберт Уокер Буш.

Америка сәясмәне. 41нче президент.

Билл Клинтон.

Америка сәясмәне. 42нче президент





Читайте нас: