Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
23 июль 2019, 18:04

Чыдамлы чалбарлар

Нью-Йоркта джинс тукыманың чыдамлыгын тикшергәннәр.

Нью-Йоркта джинс тукыманың чыдамлыгын тикшергәннәр. Бу материалдан тегелгән җиде чалбарны бер-берсенә бәйләп, шуның белән “Вольво” машинасын 2,1 метр биеклеккә күтәргәннәр.
Башта бер чалбарны сүтеп алганнар – йөкне калган алты чалбар тарткан. Аннары берәм-берәм башка чалбарларны да сүткәннәр. Иң соңгы калган чалбар гына тез турыннан ертылып киткән.
Читайте нас: