Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
5 июль 2019, 16:12

Сынап карыйк

Ә сез сынамышларга ышанасызмы?

Арка тибрәнсә, хурлык булыр.
Ашаган вакытта киерелсәң, үсми каласың.
Ашаганда телең тешләсәң, кунак ачыгып килә.
Аягы йонлы - мал-туардан бәхетле булыр.
Иягенең уң ягы тартса, яхшылык күрер.
Баланың кул бармаклары аерылып торса, юмарт булыр.
Бәхетле буласы бала карындыгын башына киеп туар.
Беләге миңле - уңган булыр.
Ишегалдына кара елан керсә - бәхетсезлеккә, ак елан керсә - яхшылыкка.
Ишектән мәче белән бергә чыксаң, юл уңмый.
Мәче битен юса, кунак киләсенә.
Саескан тәрәзәгә кунса, кунак килә.
Сөтне кояш баегач кешегә бирергә ярамый - сыерның сөте кими.
Йортта эт җир казыса - мәет, чикерткә сызгырса - янгын, таракан качса - ачлык.
Козгын тау башына барып каркылдаса, дошман киләсенә.
Козгын түбәндә ясанып утырса, бу кешегә караклар килер.
Читайте нас: