Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
3 июль 2019, 16:10

Кеше күпме яши ала?

Билгеле табиб Парацельс кеше алты йөз ел яши дип белдергән.

Яңарыш чорының билгеле табибы Парацельс кеше алты йөз ел яши дип белдергән. Илья Мечников һәм Александр Богомолец 160 дип исәпләгән. Тик иң сәламәт кешеләр дә үзләренә бирелгән гомерне 30-40 процентка кимрәк яши, ди белгечләр. Әмма җир йөзендәге бер кабиләдә бөтен кешеләр дә диярлек йөзгә җитә икән.
Хунза нәселе кешеләренең йөз елдан соң да зиһеннәре аек, гәүдәләре төз, тешләре төзек кала икән – бу ни хикмәт?
Бу кешеләр, биек таулар арасыннан агучы бозлы сулы Хунза елгасы янындагы “Бәхет үзәне”ндә яши. Нибары унбиш мең кешесе булган шушы кабилә кешеләре белән егерменче гасыр башында Британия табибы Роберт Мак-Каррисон таныштыра.
«Биредә кешеләр ныклы сәламәтлеге белән мактана алмый. Алар туберкулёз, тиф, шикәр авыруы, базедов (токсик зоб) авыруы, нәселдән килүче кретинизм, чума, холера һәм сифилис белән авырый, – дип яза ул. – Тик хунза кабиләсе кешеләре генә сәламәт”.
Мак-Каррисон хунзаларның 120 яшькә җитүләре турында яза. Йөз яшьлекләре басуда эшли, кыргый җәнлеккә, кош-кортка тауларга ауга йөри.
«Кырык яшьлек ханымнар яшь кызларны хәтерләтә, алтмыш яшьлекләр яшь күренәләр, ә алтмыш биш яшьтә сау-сәламәт балалар тудыралар, – дип аптырый бу табиб. – Тышкы кыяфәтләре белән ауропа кешеләренә охшашлар, бик тынычлар, шат күңеллеләр. Аларда сугышучылар, җинаять кылучылар, хәтта урлашырга теләүчеләр дә юк. Шуңа күрә полиция дә, төрмә дә юк. Кабилә белән сайлап куелган башлык, аксакаллар белән киңәшләшеп, идарә итә. Бөтен картлар да тирән зиһенле, кадер – хөрмәттә көн итә”.
Аларда катнаш никахлар юк, үз кабиләләрендә генә никахлашалар. Шуңа карамастан, тупылдап торган сәламәт балалар тудыралар.
Читайте нас: