Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
28 июнь 2019, 19:42

Черкиләр кемне тешли?

Черкиләр бар кешеләрне дә тешләми икән.

Черкиләр углекислоталы газлы җирне ярата. Аның кайда күплеген билгеләү өчен алар җилгә каршы оча.
Кеше тиресендә бактерияләр азрак булса, черкиләр аны яратыбрак тешли. Сыра эчкән кешеләрне дә алар каты итеп тешләргә ярата. Сыра банкасын ачканда углекислоталы газ чыгып, черкиләрне “чакырып ала” икән.
Черкиләр розмарин, мелисса, лаванда, тырнак гөл, базилик, исле үлән һәм сарымсак исен яратмый.
Төтенне яратмыйлар. Учакка лаванда, мелисса, шалфей кебек үлән ташларга кирәк.
Нуль (беренче) төркемендәге канны яраталар.
Саф һавада спорт белән шөгыльләнгәндә дә черкиләр сезне урап узмас. Чөнки җылы тир исен яраталар.
Читайте нас: