Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
20 июнь 2019, 18:02

Елау файдалымы яки зыянлымы?

Кайбер кешеләр елак була. Бәхетсезлек килеп чыккан вакытта гына түгел, андыйлар шатлык-куанычка да түзә алмыйча күз яшьләрен сөртәләр.

Кайбер кешеләр елак була. Бәхетсезлек килеп чыккан вакытта гына түгел,андыйлар шатлык-куанычка да түзә алмыйча күз яшьләрен сөртәләр. Елауның зыяны бармы, яки киресенчә, күп елау файдага гына микән? Күз яшьләре күзнең мөгез катлавын дымландыра, микроблардан саклый. Елау күңелне тынычландыра. Күңел төшенкелегенә бирелсәгез, тыелып калмагыз, күңелегез бушаганчы елап алыгыз. Әгәр 15 минут буенча рәхәтләнеп елыйсың икән, бер ел буена җыелган киеренкелектән котылырга була. Кеше күзендә елына 4,5 литр яшь ясала. Хатын-кызлар ирләргә караганда 5 тапкыр ешрак елый, шунлыктан ирләрдән 6-8 елга озаграк яши. Иң тозлы яшь — авыртудан яки чарасызлыктан акканы, суган чистартканда чыкканы төчерәк була икән. Иң сирәк елаучылар — кытайлылар, иң еш елаучылар — америкалылар һәм Непал халкы.
Читайте нас: