Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
18 июнь 2019, 13:58

Сәламәт булыр өчен күпме йокларга кирәк?

Британия галимнәре яхшы кыяфәттә булу өчен күпме йокларга кирәклеген тикшергән.

Британия галимнәре яхшы кыяфәттә булу өчен күпме йокларга кирәклеген тикшергән. Алар яхшы йокы гомум хәл-торышка гына түгел, ә тышкы кыяфәткә дә уңай тәэсир итә дигән нәтиҗәгә ясаган. Тикшерүчеләр белдерүенчә, кайбер кешеләр йокы режимы дөрес булмау сәбәпле иртән бик яхшы кыяфәттә күренмиләр. Өстәвенә, мондый халәт депрессиягә, тиз ярсучанлыкка һәм кәеф бозылуга китерә. Тәҗрибәләр һәм исәпләүләр үткәргәннән соң галимнәр оптималь йокы озынлыгы 9 сәгать 10 минут булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килгәннәр. Арыганлык һәм стресс тышкы кыяфәттә чагылмасын өчен нәкъ шулкадәр вакыт кирәк. Шул чаклы йоклаганда бит тиресе чистарак һәм сәламәтрәк төс ала икән. Шул ук вакытта белгечләрнең безгә тагын бер мөһим киңәше бар: йокыга 21.45 сәгатьтән соңрак ятмаска һәм иртән 6.55 сәгатьтә торырга кирәк, диләр. Раслауларынча, бу хәл-әхвәлне яхшыртырга булышачак.
Читайте нас: