Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
17 июнь 2019, 21:55

Менә сиңа маймыл!

Джуди һәм Саймон Хикслар балаларына күңелле булыр дип Убудадагы Маймыллар урманына экскурсиягә керә.

Сәяхәтләр чорына ныклап аяк бастык. Кем тауларга, кем диңгез буена, кем экзотик хайваннар карарга юллана. Кайда гына барсагыз да, онытмагыз, җәмәгать: сезнең өчен бар да яңалык, ә ул хайваннар туристларны күреп ялкып беткән инде. Моның шулай булуына Австралиядән Балига (Индонезия) барган сәяхәтчеләр үз күзләре белән күреп инанган. Алай гына да түгел, җиде буынына күрсәтергә дәлил - фото да күтәреп кайткан әле.
Джуди һәм Саймон Хикслар балаларына күңелле булыр дип Убудадагы Маймыллар урманына экскурсиягә керә. Чыннан да күңелле була анда, йөзләгән маймыл кыланышлары белән елаганчы көлдерә. Ә ахырдан озата баручы гид гаиләне күмәк фотога төшергәндә бер маймыл кадрга кереп, урта бармагын күрсәтә. Ни дип әйтүе булгандыр инде хайванның... Әмма Хикс гаиләсендә берәү дә әлеге хәлгә үпкәләми. Киресенчә, мондый эксклюзив фотога ия булуларына шатланалар гына.
Читайте нас: