Барый Алибасовның якыннарын алдаганнар. Бер затсыз мәче калдырып, 800 000 сум акча алып киткәннәр.
Әлеге вакытта авыр хәлдә дәваханәдә ятучы Барый әфәнденең яраткан мәчесе – Чуча кушаматлы канада сфинксы продюсерның Мерзляков урамындагы фатирында 11 июньдә матбугат конференциясе узган көнне югалган була.
Мәчене тапкан кешегә “На-На” төркеме концертына чакыру яки 800 мең сум акча вәгъдә иткәннәр. Ике көн үтәүгә “алыш-биреш” узган. Бер кеше мәчене китереп, 800 мең сумны кесәсенә салып сыпырган. Бераздан ачыклануынча, бу бөтенләй икенче, шәрә мәче булып чыккан. Инде Барый Алибасовның якыннары, тыкрыкта (ир кеше өйгә дә кереп тормаган) бер алдакчының кесәсенә салып җибәргән 800 000 сумны эзли башлаган. Тәртип саклау органнарында мошенниклык буенча эш кузгатылган.
Ә чын Чучаны эзләү дәвам итә. Тапкан кешене вәгъдә ителгән 800 000 сум көтә.
Мәскәүдә канада сфинксы токымлы мәчеләр күп микән?..