Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
13 июнь 2019, 16:03

Түрәләр нинди машинада йөри?

Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин, Русия чиновниклары өчен тәгаенләнгән “Кортеж” (“Аурус” беренды) проектының элита машиналары артык кыйммәт торуы, шуңа да андый машина сатып алырга җыенмавы турында белдергән.

“Бик тә алыр идем, тик әлегә ул минем өчен бик кыйммәт тора”,– дип зарланып алган губернатор машиналар белән якыннанрак танышырга теләвен белдереп.
Дюмин, бер тапкыр утырып карамыйча, машиналарның хәвефсезлеген бәяләргә алынмаган. “Әлбәттә, карап торуга, бик матур күренә. Президент утырган бу машинаны парадта күргәч, Русия өчен горурлык биләп алды. Мерседес һәм бу машина арасында аерма зур. Миңа калса, “Аурус” яхшырак”, – дигән гуернатор.
Күптән түгел серлелек билгесе алынган “Кортеж” сериясендәге машиналарның иң соңгысы быел Кызыл мәйданда парадта катнашкан кабриолетлар булды. Автомобильне шунда ук бик күпләр мактап чыкты.
“Кортеж” линиясе автомобильләренең якынча хакы 10 миллион сумнан башлана.
Читайте нас: