Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
11 июнь 2019, 03:34

Хуш исләр хисләрне яңарта

Һәр торакның кабатланмас исе була.

Һәр торакның кабатланмас исе була. Борын-борын заманнарда ук теге яки бу үсемлекләрнең хуш исләре мәхәббәтне саклый һәм үзара мөнәсәбәтләрне яхшырта, үзенә күрә торак һәм аның хуҗалары өчен саклаучы булып хезмәт итә, дип исәпләгәннәр. Бу чынлап та шулай!
*Мәсәлән, роза исе хисләрне көчәйтә, нәфислекне ассызыклый. Роза мае белән ванна керү күңелле хатирәләрне сакларга ярдәм итә.
*Лимон һәм кәнәфер исе кешегә күңел күтәренкелеге бирә. Әгәр йорт эчендә әлеге исләр таралса, анда яшәүчеләр бер-берсенә карата дустанә мөнәсәбәттә булалар.
*Җиңелчә ваниль исе ир белән хатынны хыянаттән саклый.
*Хуш исле тәмәке чәчәге кешене артык кыенсынудан, йомыклыктан арындыра. Бакчаларында шушы гөлләрне үстергән өйдә беркайчан да урынлы-урынсыз үпкәләшүләр булмый.
*Алмагач исе уңыш китерә. Һәр ай саен йорт эчендә бер кечкенә алмагач ботакчыгы яндырырга кирәк. Менә шул вакытта хуҗаларга һәрвакыт уңыш юлдаш булачак.
*Имбир исе ир белән хатын арасындагы сүнгән хисләрне дә уятырга сәләтле.
Томат һәм хуш исле сумала йортны да, аның хуҗаларын да төрле чирләрдән һәм... көтелмәгән кунаклардан саклый.
*Әнис исен күпләр ярата. Ул кешегә теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итә. Әгәр кайнар ваннага берничә тамчы әнис мае тамызсагыз, сезгә икенче көнне үк хәтта таныш та булмаган кешеләр ярдәм кулын сузар.
*Әгәр гаиләдә үзара аңлашу-татулык булмаса, өстәлегезгә ромашкалар букеты утыртыгыз. Шушы кыр чәчәкләренең нәфис исе үзара аралашу теләге уятыр.
*Ясмин чәчәге исе исә ваемсызлыктан котылырга ярдәм итә. Ул шулай ук егет белән кыз, ир белән хатын арасын бозылудан саклаучы көчле чара булып хезмәт итә. Ясмин шулай ук җавапсыз мәхәббәттән дә коткара дип исәпләгән борынгылар.
Читайте нас: