Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
7 июнь 2019, 12:27

Атлар турында нәрсә беләбез?

Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр –татарлар.

*Җир шарында бу хайванны иң кыска сүз белән атап йөртүчеләр –татарлар. Без аны “Ат” дибез. Иң озыны Көньяк индеецлары телендә “Оквилаупаракламарукоаллунакланата”.
*Ат төсле төшләр күрә.
* Ат 60 км/сәг. тизлек белән чаба һәм 2,5 метр биеклеккә сикерә ала.
*Ат күз, борын, ирен, ияк, колак тирәсендә урнашкан озын төкләр ярдәмендә сизә.
*Ат якыннан яхшы күрә: хәтта кешенең ымын, ишарәсен тоя ала. Әмма ерактан начар күрә. Кояш аның күзен чагылдырмый.
*Атның иң курыккан җан иясе – умарта корты. Әгәр берьюлы дистәләгән умарта корты чакса, ул үләргә дә мөмкин.
*Ат йөрәгенең авырлыгы 2,5-4,5 килограмм тәшкил итә. Рекорд авырлыгы исә 8 килограммга җиткән.
*Тыныч вакытта 28-44 тапкыр суккан пульс авыр эш башкарганда 130га җитә.
*Үпкәсе тыныч вакытта 40 литр һава сыйдыра, чапканда 2000 литрга кадәр киңәя.
*Атның ишетү сәләте көчле.
*Ис аеру сәләте дә нык үсешкән. Бияләр үз колоннарын исеннән таба.
*Ат басып йоклый.
Читайте нас: