Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 Май 2019, 14:15

Йөзенә чыккан диләр...

Йөзенә карап кына кешенең ниндилеген белеп буламы? Юк, булмый, йөз чалымнары һәрвакытта да эчке сыйфатларга туры килеп бетми. Шуңа күрә йөзгә карап холыкны өйрәнә торган физиономистика фәне хәзерге заманда җитди фәнгә саналмый. Әмма аның кайбер “ачыш“ларында якынча булса да дөреслек тә юк түгел шикелле.

Йөзенә карап кына кешенең ниндилеген белеп буламы? Юк, булмый, йөз чалымнары һәрвакытта да эчке сыйфатларга туры килеп бетми. Шуңа күрә йөзгә карап холыкны өйрәнә торган физиономистика фәне хәзерге заманда җитди фәнгә саналмый. Әмма аның кайбер “ачыш“ларында якынча булса да дөреслек тә юк түгел шикелле. Мәсәлән:
*Маңгай биек булса, бу зирәк акыл билгесе. Шакмак маңгай исә акыл гына түгел, эшчәнлек билгесе дә булып тора. Ә ике каш арасында җыерчыклар булса – димәк, мондый кешедә тирән борчуларга бирелү сыйфаты көчле.
*Күзләре якын урнашкан булса, кеше һәрвакыт эчке камилләшүгә омтылып яши. Күзләр арасы киң булган кеше күбрәк “тышка таба карый“ – тормышның башкалар сизмәгән гаҗәп якларын күрә, гадәттән тыш эшләргә әвәс була. Олы күзле кеше – беркатлырак. Ә бәләкәй күзләр иясе – “хәйләкәр төлке”.
*Өске иреннән борынга кадәр ачык сыртлы ике дулкын булган кешедә җенси дәрт һәм, гомумән, тынгысызлык көчле була. Озын дулкынлы кеше матур киенергә, үзен күрсәтергә ярата, ә кыска дулкынлы, киресенчә, дан-шөһрәтне эш белән генә казанып була дип саный.
* Куе кашлы кеше башкалардан өстенлеккә омтыла. Юка кашлар – нечкә күңеллелек билгесе. Биек кашлы кеше үзен чынлыкта булганнан югарырак куя, күбрәкне тәләп итә. Кашлар күзгә терәлеп диярлек торса – мондый кеше башкалар белән тиз танышып китүчән, башкалар тормышына катышучан була.
* Авызның киңлеге гадәттә борын озынлыгына тигез. Әгәр ул кечерәк һәм туры булса, андый авыз иясе үзен бик ярата һәм башкаларның кимчелеген еш тикшерә. Түгәрәкләнеп торган авызлы кеше исә нәзберек я киң күңелле була. Калын иреннәр, бигрәк тә ирләрдә – уртача нормадан артык җенси активлык билгесе булып тора.
* Чыгынкы иякле кеше максатчан була, аз гына мөмкинлекне дә кулдан ычкындырмый. Шакмак ияклеләр көчле оештыру сәләтенә ия була. Ә түгәрәк ияк кешенең йомшак холыклы, итәгатьле икәнен күрсәтеп тора.
Читайте нас: