Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 Май 2019, 14:12

Шимпанзе чаклы акылың бармы?

Шимпанзеның битенә буяу сөртеп, көзге каршына китерсәң, бераз вакыттан соң ул көзгедә икенче маймыл түгел, үз шәүләсе булуын аңлап, битен чистарта башлый.

Шимпанзеның битенә буяу сөртеп, көзге каршына китерсәң, бераз вакыттан соң ул көзгедә икенче маймыл түгел, үз шәүләсе булуын аңлап, битен чистарта башлый. Ә песи, эт, кошлар, фил, дельфин, койрыклы маймыллар көзгедән үзеңне тану кебек катлаулы фикер йөртү сәләтенә ия түгел.
Кеше мондый югарылыкка яшь ярымлык чагында ирешә дип саныйлар. Әммә, бу чиста эксперимент белән расланмаган әле, чөнки, көзгедәге шәүләнең ни икәнен гадәттә балага әнисе төшендерә. Башка төрле тәҗрибәләр буенча исә, кеше баласының интеллекты олы шимпанзеныкы белән өч яшьтә генә тигезләшә.
Читайте нас: