Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
24 Май 2019, 14:04

Альбинослар

Һәр мең ярым африкалының берсе дөньяга альбинос, ягъни ап-ак тәнле, ак чәчле, кызгылт күзле булып туа.

Һәр мең ярым африкалының берсе дөньяга альбинос, ягъни ап-ак тәнле, ак чәчле, кызгылт күзле булып туа. Дөресен әйткәндә, бөтен дөньяда шул ук хәл, тик негрлар арасында альбинос аеруча нык күзгә ташлана. Берничә дистә ел элек кенә әле аларны “шайтаннан туган” дип санап, туу белән юк итә торган булганнар. Цивилизация үсешкәч, альбинослар исән кала гына түгел, мәктәптә һәм югары уку йортларында белем алып, җаваплы урыннарда эшләргә дә мөмкин алган.
Әмма аларга карата булган хорафатларны бернинди яңа заман да бетерә алмаган: альбиносны мәктәпкә укырга кергәнче үк мыскыл итә башлыйлар, гомере буена шикләнеп кырын карыйлар. Альбиносларга Африка кояшында озак йөрергә ярамый, алар күп вакытларын түбә астында үткәрергә мәҗбүр, төрле чирләргә дә тиз бирешәләр. Җәтмәсә, күзләре начар күрә.
Читайте нас: