Русия Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты экспертлары иң бәхетлеләр илнең кайсы шәһәрендә яши икәнлеген тикшергән.
Бак дисәң, үзләрен иң бәхетле дип исәпләүчеләр Владивостокта яши икән (73 процент). Аннан соң Томск (86 процент), Липецк һәм Ырынбур (85әр процент) килә.
Тормышына иң нык зарланучылар Владикавказда яши (63 процент). Хабаровск (69 процент), Воронеж, Петрозаводск һәм Ярославль (70әр процент) халкының күбесе дә яшәешеннән канәгать түгел.
Шуны да әйтергә кирәк: илдә тормышы белән тулысынча яки өлешчә канәгать булучылар саны ел башыннан алып 80 проценттан 73 процентка кадәр кимегән. Димәк, уйланырга урын бар...
Ә сез үзегезнең тормыш-яшәеш турында ни диярсез?