Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
19 апрель 2019, 12:53

Тараканнан - сумка?

Японнар - уйлап табуга маһир халык. Алар таракан канатыннан зиннәтле хатын-кызлар сумкасы – косметичка, пудра һәм күзлек савытлары ясап сата башлаганнар.

Японнар - уйлап табуга маһир халык. Алар таракан канатыннан зиннәтле хатын-кызлар сумкасы – косметичка, пудра һәм күзлек савытлары ясап сата башлаганнар. Бәяләре кыйммәт икән. Ләкин ул канатлар безнең фатирларда да яши торган гадәти кызыл тараканнарныкы түгел.
Дөньяда күп төрле тараканнар, мәсәлән, буйлары 3-5 сантиметрга җитә торган диңгез тараканнары бар. Алар Балтыйк, Каспий диңгезләрендә очрый. Азиянең көньяк-көнчыгышында ярты сантиметрлы канатлы тараканнар да яши. Аларның канат өсләрендә бик нык һәм ялтыравыклы кечкенәрәк өстәмә канатлары бар. Японнар теге затлы сумкаларны нәкъ шуннан ясаганнар икән!
Читайте нас: