Англиядә исә тик борынгы әйберләр белән генә файдаланучы кешеләр клубы бар. Алар барсы да бик борынгы өйләрдә яшиләр һәм 1500 елдан соң уйлап табылган әйберләр белән файдаланмыйлар. Парижда исә “Эндәшмәү клубы” бар. Анда теләгән кадәр ашарга, эчәргә, биергә һ.б. нәрсәләр эшләргә ярый, әмма ләкин сөйләшергә ярамый. Нинди дә булса теләгең бар икән, аны тик язма рәвештә генә белдерергә мөмкин.