Джейссина Бетлисс – компьютерлар белгече. Аның соңгы хезмәтләре махсус параличланган кешеләр өчен эшләнгән.
Мәсәлән, чирле кеше яңа компьютер программалары ярдәмендә телефоннан шалтырата, телевизорны кабыза-сүндерә һәм башка шундый эшләрне башкара алачак. Моның өчен авыруга тик уй ярдәмендә боерык кына бирергә кирәк булачак.
Джейссина эшләгән программа баш мие сигналларын кабул итә һәм аларны көнкүреш техникасын эшләтә торганга әйләндерә ала. Мондый компьютеры булган кеше киләчәктә уй ярдәмендә машина да йөртә алачак әле.