Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
8 апрель 2019, 15:41

Асылыкүл буенда – мамонт теше

Үткән шимбәдә республика буенча экологик өмәләр үтте – авыл һәм шәһәр урамнарын, парк һәм скверларны, яр буйларын, ял итү урыннарын тәртипкә китерделәр, чүп-чардан арындырдылар. Шундый өмәләрнең берсе вакытында Дәүләкән районының Асылыкүл яр буенда гаҗәеп табылдыкка юлыкканнар – мамонт теше тапканнар.

Тешне тикшерү, өйрәнү өчен галимнәргә бирәчәкләр. Әйткәндәй, республикада борынгы җанварларның калдыклары, сөякләре бер быел гына табылмый. Үткән елның октябрь аенда Мәчетле районының Большеустикин авылы янында су үткәргеч торбалар салганда да мамонт сөякләре тапканнар иде. Шулай ук үткән ел су асты аучылары Караидел елгасы төбеннән мамонтның казналык сөяген табып алганннар.
Читайте нас: