Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
6 апрель 2019, 03:43

1 ел эчендә 100 килога ябыккан

Англиянең Ланкашир графлыгында урнашкан Блэкберн шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек Крейг Мудиның гәүдә авырлыгы 209 кг тәшкил итә. Аның көндәлек рационы бутербродлар, чипсылар, пироглардан тора. Аларын да әле ул кабымханәләрдән ала. Көн саен ир 8000 калория ашый, ә һәр ялларда 10 литр сыра эчкән булган. Симерү белән бәйле проблема килеп туганда Муди хастаханәгә эләгә. Бер табиб аңа күзләрен “ача” һәм Мудига охшаш ике пациентын искә ала. Аларның икесе дә үлә.

Англиянең Ланкашир графлыгында урнашкан Блэкберн шәһәрендә яшәүче 41 яшьлек Крейг Мудиның гәүдә авырлыгы 209 кг тәшкил итә. Аның көндәлек рационы бутербродлар, чипсылар, пироглардан тора. Аларын да әле ул кабымханәләрдән ала. Көн саен ир 8000 калория ашый, ә һәр ялларда 10 литр сыра эчкән булган.
Симерү белән бәйле проблема килеп туганда Муди хастаханәгә эләгә. Бер табиб аңа күзләрен “ача” һәм Мудига охшаш ике пациентын искә ала. Аларның икесе дә үлә.
Табиб бәян иткән бу вакыйга Мудины тетрәндерә. Ул хастаханәдә үк үзен -үзе кулга ала һәм төшке ашка салатлар, җимешләр ашый башлый. Дәваханәдән кайту белән ул көндәлек рационын 1,5 мең калориягә кыскарта, бутербродларны файдалырак ризыкларга алмаштыра. Хезмәттәшләре бүләк иткән тренажерларда да шөгыльләнә башлый Крейг. 1 ел узуга Мудиның гәүдә авырлыгы 101 килога азая. Муди сәпиттә 35 километр юл үтәргә гадәтләнеп китә. “Элекке кыяфәтемне искә алам да, шулай яшәгәнемә үкенәм, - ди ул. 10 ел гомерем бушка узган. Дистә елны югалтканмын”.
Никадәр ихтыяр көче кешедә! Афәриннән башка сүз юк.
Читайте нас: