Сингапурның Милли университеты каршындагы социаль тәэминат үзәге хезмәткәрләре тикшерүләрдән соң шундый карарга килгән. Экспертлар “хроник бурычлар ярлылыкта яшәүчеләргә финанс яктан кына түгел, психологик яктан да басым да ясый, аларның акыл сәләтен киметә” дигән фикергә килгән.
Нәтиҗәдә, бурычлы кешеләр тормыштагы төрле хәлләргә аек акыл белән карый алмый, килеп туган проблемалы хәлдән чыгу юлы тапмый икән. Алай гына түгел, акчага бәйле берәр карар кабул итәргә туры килсә, еш кына ялгышалар, шуның белән тагын да ныграк ярлылык сазлыгына баталар икән.
Үзләренең фаразларын тикшереп карау өчен экспертлар аз керем алып яшәгән 200 кешене сораштырган: тегеләр бурычлары булган чорда үзләрен ничек хис иткән дә, өч айдан соң бурычларын “списать” иткәннән соң нинди халәттә булганнар?
Сораштырулардан соң ниләр ачыкланган соң? Интеллектка үткәрелгән тест бурычлардан котылганнарның психологик хәле яхшыруын күрсәткән. Алай гына да түгел, әгәр бурычларын кичергәнчегә кадәр депрессия, шомлану дәрәҗәсе уртача 78% булса, бурычлардан котылгач, бу күрсәткеч кинәт кенә 53% төшкән.
Бу нәтиҗәләр тагын бер мәртәбә бурыч сазлыгының кешеләрнең акыл ресурсын “ашавын” күрсәтә, диләр тикшерүчеләр.