Кояш баю белән барлык көндезге кошлар да йокыга тала, әтәчләр дә йоклый. Ләкин төн уртасы җиткәч алар ни өчендер кинәт яңгыратып “кик-ри-күүк” дип кычкырып җибәрәләр.
Бу хәл һәр дәвердә сәер тоелган һәм моңа карата борынгылар хәтта “әтәч төнлә кычкырып җеннәрне куркыта икән” дигән төрле юк-бар әкиятләр дә уйлап тапканнар.
Ә чынлыкта исә моны бик гади һәм бик кызык кына аңлатырга мөмкин икән. Әтәчләрнең туган иле – экваторга якын булган Һиндстан, Малакка ярымутраулары һәм Һинд океанының көньяк утраулары. Ә экваторда көн һәм төн ел әйләнәсенә бер үк озынлыкта, төгәл 12шәр сәгать дәвам итә: иртәнге 6да кояш чыга, кичке 6да байый. Шуңа күрә андагы кошлар бер үк вакытта йокларга гадәтләнгәннәр. Әнә шулай итеп безнең әтәчләр дә үзләренең элеккеге туган илләрендә таң аткан вакытта кычкыруларын дәвам итәләр икән.