Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
2 апрель 2019, 02:27

1 апрель – Кошлар көне

Бүгенге көндә кешеләргә кошларның 10694 төре билгеле.Пешеп чыксын өчен тәвә йомыркасын 1,5-2 сәгать кайнатырга кирәк. Дөньядагы бердәнбер канатсыз кош - киви.Ләкләкләр очкан вакытта да йоклап ала.Кошлар тирләми.Җир йөзендә иң бәләкәй йомырка - колибриныкы, ә иң зуры - мадагаскар кошы- эпиорнисныкы.

Бүгенге көндә кешеләргә кошларның 10694 төре билгеле.
Пешеп чыксын өчен тәвә йомыркасын 1,5-2 сәгать кайнатырга кирәк.
Дөньядагы бердәнбер канатсыз кош - киви.
Ләкләкләр очкан вакытта да йоклап ала.
Кошлар тирләми.
Җир йөзендә иң бәләкәй йомырка - колибриныкы, ә иң зуры - мадагаскар кошы- эпиорнисныкы.
Кошларның йон авырлыгы сөякләренә караганда авыррак.
Тутыйкошлар кешеләр кебек үк үз балаларына исемнәр куша.
Кошларның йөрәге очкан вакытта минутына 1000 тапкыр тибә, ә ял иткәндә 400 тапкыр гына.
Тәвә, киви, казуар, додо һәм пингвиннар оча алмый.
Дөньяда 6 төр агулы кош яши.
Җир йөзендә иң киң таралган кош – тавык.
Кошлар тәмне тоймый диярлек.
Император пингвины 9 атна ашамый тора ала.
Иң “акыллы” кош – чыпчык. 100 грамм гәүдә авырлыгына 4,5 грамм баш мие туры килә.
Акчарлаклар тозлы суны эчә ала. Аларның аңкау бизе тозны сөзеп калдыра.
Колибри бер көн эчендә үзенең авырлыгыннан ике тапкыр артыграк азыкны ашап бетерә ала.
Ябалаклар күзләрен йөртә алмый. Шуңа күрә алар башларын бора.
Кара яр карлыгачы туктаусыз 4 ел оча ала.
Кызылказ (фламинго) туганда ук алсу төстә булмый. Кысла ашый-ашый кызаралар.
Колибри - артка очучы бердәнбер кош.
Куркыныч янаганда тавыклар үле булып кылана ала.
Пингвиннар оча белми, әмма 2 метрга кадәр өскә сикерә ала.
Песнәк балаларын көненә 1000 тапкыр ашата.
Тәвә кошының күзләре аның баш миеннән зуррак.
Читайте нас: