Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 март 2019, 13:04

Сәяхәтче эт

Тайсон кушаматлы эт автобуска утырып сәяхәт итәргә хирысланып киткән. Башта авыллар арасында гына йөрсә, тора-бара Казанга ук китәргә җөрьәт иткән ул.

Тайсон кушаматлы эт автобуска утырып сәяхәт итәргә хирысланып киткән. Башта авыллар арасында гына йөрсә, тора-бара Казанга ук китәргә җөрьәт иткән ул.
Акыллы, кешеләр арасында үзен тәртипле тотучы бу дүрт аяклы дустыбызны пассажирлар да үз иткән. Водительләр, кондукторлар аны танып тора.
Опекуны, Ильмира Әүхәдиева дигән ханым, этенең гадәтен аңлап, аның муенына телефон номеры язылган брелок элеп куйган. Хәзер инде һәр көн саен дистәләгән кеше шалтыратып, Тайсонның кайда йөрүен хәбәр итеп тора.
Читайте нас: