Барлык яңалыклар
Болар кызыклы!
25 март 2019, 13:55

Баш миләрен кайда саклыйлар?

Әгәр дә сез гадәти, нормаль халәттәге кеше, психик тайпылышларыгыз юк икән; Әгәр дә сездә нейробиологик тайпылышлар бар икән; Әгәр дә сез шизофрениядән интегәсез яки маниакаль-депрессия хәлендә яшисез яки якыннарыгыз шундый халәттә көн күрә икән... сезнең барыгызны да Гарвардта урнашкан дөньядагы иң зур миләр банкында көтеп калалар. Банк Массачусетс штатының Белмонт шәһәрендәге Маклин дәваханәсендә урнашкан.

Әгәр дә сез гадәти, нормаль халәттәге кеше, психик тайпылышларыгыз юк икән;
Әгәр дә сездә нейробиологик тайпылышлар бар икән;
Әгәр дә сез шизофрениядән интегәсез яки маниакаль-депрессия хәлендә яшисез яки якыннарыгыз шундый халәттә көн күрә икән... сезнең барыгызны да Гарвардта урнашкан дөньядагы иң зур миләр банкында көтеп калалар. Банк Массачусетс штатының Белмонт шәһәрендәге Маклин дәваханәсендә урнашкан.
Бүгенге көндә банкта 7000нән артык кешенең үз ирекләре белән тапшырган баш миләре саклана. Сез дә үз миегезне әле бәхетлеләр арасында саклый аласыз, дөрес, әгәр дә 18 яшегез тулган булса.
Үзегезнең фикерләү органыгыз әлеге коллекциядә урын алуын теләсәгез, сезгә катлаулы булмаган теркәлү операциясе генә үтәргә кирәк булачак. Моннан соң инде Гарвардның баш миен тикшерү институты сезнең белән килешү төзиячәк һәм сез... үзегезне клуб әгъзасы дип исәпли башлый аласыз.
Әлбәттә, әти-әни, ир (яки хатыныгыз) яки башка туганнарыгыз сезнең ниятләрегез турында белергә бурычлылар.
Үлгәннән соң сезнең бар әгъзаларыгыз да аларныкы була алмаячак.
Читайте нас: