Яңалыклар
21 Октября , 17:02

Каринә Хәбирова Сәмәркандта Бөтендөнья саммиты эшендә катнаша

Чарада катнашучылар дөньяның 100 иленнән килгәннәр.

Добавить в предпочтительные источники Google
Каринә Хәбирова Сәмәркандта Бөтендөнья саммиты эшендә катнашаКаринә Хәбирова Сәмәркандта Бөтендөнья саммиты эшендә катнаша
Каринә Хәбирова Сәмәркандта Бөтендөнья саммиты эшендә катнаша
«Бәхет территориясе», «Уфа хосписы», «Воскресенский собор» Хәйрия фондларының попечительлек советлары рәисе Каринә Хәбирова Башкортстан Республикасының рәсми делегациясе составында «Балалар иминлегенә инвестицияләр: киләчәк буыннар өчен тотрыклы һәм гадел үсешкә юл» Бөтендөнья саммиты эшендә катнаша. 21-22 октябрьдә Сәмәркандта үтүче чарада дөньяның 100 иленнән катнашучылар җыелган.
  Саммитның төп үзенчәлеге - балалар һәм яшүсмерләрнең өлкәннәр белән беррәттән катнашуы. Игътибар үзәгендә - социаль хезмәтләрнең һәркем файдалана алырлык һәм сыйфатлы булуы, балалы гаиләләргә ярдәм чаралары, балалар сәламәтлеге һәм иртә үсеш мәсьәләләре, сәламәтлек торышына һәм тормыш шартларына бәйсез рәвештә һәр бала ярдәм ала алырлык шартлар тудыру, шулай ук инклюзив белем бирүне үстерү. Каринэ Хәбирова шулай ук балалар онкологиясе буенча II Халыкара конгрессның югары дәрәҗәдәге сессиясендә катнашты. Конгресс төрле илләрдән килгән белгечләрне тәҗрибә уртаклашу, онкологик авырулы балаларны диагностикалау һәм дәвалауның заманча ысуллары турында фикер алышу өчен берләштерде.
  Арытаба Каринэ Хәбирова Сәмәркандта «Имкон» тернәкләндерү үзәген ачуда катнашты. Бу сәламәтлеге үзенчәлекле балалар өчен тернәкләндерү үзәкләре булган Дәүләт күп профильле махсуслаштырылган мәктәпкәчә белем бирү оешмалары челтәре. Алар мәктәпкә кадәр белем бирүне һәм комплекслы тернәкләндерүне: психологлар, логопедлар һәм дефектологлар белән шөгыльләнүне, дәвалау физкультурасын, массаж һәм башка процедураларны берләштерә. Һәр бала өчен индивидуаль программа төзелә, барлык хезмәтләр дә бушлай.
Шундый ук алымнар Башкортстанда да кулланыла: биредә 2024 елның октябреннән республика башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән Уфаның Киров районында шул ук исемдәге шифаханә базасында төзелгән 25,7 мең кв.м мәйданлы «Салют» тернәкләндерү-мәгариф комплексы эшли. Ике ел эчендә биредә 14 меңләп бала ярдәм алды, шул исәптән Чиләбе, Оренбург өлкәләреннән, Татарстаннан. Комплекс составында - көненә 250 кешегә исәпләнгән тернәкләндерү үзәге, медицина блогы булган стационар, балалар психоневрология һәм эпилептология үзәге, 192 урынга исәпләнгән «Йондоз» белем бирү үзәге.
 
Леонид ПАХОМОВ фотолары.
Каринә Хәбирова Сәмәркандта Бөтендөнья саммиты эшендә катнаша
Каринә Хәбирова Сәмәркандта Бөтендөнья саммиты эшендә катнаша
Каринә Хәбирова Сәмәркандта Бөтендөнья саммиты эшендә катнаша
Каринә Хәбирова Сәмәркандта Бөтендөнья саммиты эшендә катнаша
Автор:Кадикова Резида
Читайте нас