Яңалыклар
20 Октября , 17:08

Сәмәркандта Уфаныкына охшаш хоспис төзелә

Анда балаларга паллиатив һәм хоспис ярдәме күрсәтеләчәк. 

Добавить в предпочтительные источники Google
Леонид Пахомов.Леонид Пахомов.
Фото:Леонид Пахомов.

Үзбәкстанның Сәмәрканд шәһәрендә балалар хосписы төзелә. Аны тиздән ачарга ниятлиләр.

Хосписның концепциясе тулысынча Башкортстан тәҗрибәсенә нигезләнә. 20 октябрьдә хезмәттәшлекне балаларга паллиатив һәм хоспис ярдәме күрсәтү турындагы меморандум белән ныгытытлар. Ул Үзбәкстан Республикасы Президенты каршындагы Социаль яклау милли агентлыгының Балалар хосписы һәм “Уфа хосписы” коммерцияле булмаган автоном медицина оешмасы арасында үзара аңлашу турындагы меморандум дип атала.

Яклар иң яхшы тәҗрибәләр белән уртаклашу, норматив‑хокукый базаны үстерү, уртак мәгариф проектларын гамәлгә ашыру, конференцияләр һәм семинарлар уздыру, белгечләрне һәм волонтерларны укыту турында килештеләр.

Консультация ярдәме күрсәтү буенча халыкара эш төркеме проектны координацияләүдә мөһим рольне башкара. Әлеге төркемгә “Бәхет территориясе” һәм “Уфа хосписы”хәйрия фондларының попечительлек советлары рәисе Каринэ Хәбирова керә. Аның инициативасы буенча Үзбәкстан ягы белән даими рәвештә техник һәм концептуаль мәсьәләләр буенча киңәшмәләр уза.

Элегрәк Каринэ Хәбирова Социаль яклауның милли агентлыгы директорының беренче урынбасары Шахноза Мирзиёева белән очрашуда балалар иминлеге, паллиатив һәм хоспис ярдәмне үстерү, шулай ук Сәмәркандта Балалар хосписын булдыруның барышы турында фикер алышкан иделәр.

– Без балалар хосписы төзергә булдык, һәм сез безгә җылы ярдәм кулы суздыгыз. Моның өчен сезгә рәхмәт! Эшне бергәләп ахырына җиткерербез, хоспис ачарбыз, һәм ул балалар һәм аларның гаиләләре файдасына хезмәт итәр дип ышанам. Сезне табу – зур уңыш. Сез проектлауда да, белгечләр белән дә ярдәм иттегез, – дип белдерде Шахноза Мирзиёева.

Каринэ Хәбирова үз чиратында 21-22 октябрьдә Сәмәркандта узачак “Балалар иминлегенә инвестицияләр” бөтендөнья саммитына Башкортстан делегациясен чакырганнары өчен Үзбәкстан ягына рәхмәт белдерде. Ул әлеге мәйданчыкның төрле илләрдән килгән белгечләр арасында тәҗрибә уртаклашу өчен әһәмиятле булуын ассызыклады.

– Паллиатив ярдәм – ул безнең балаларыбызга гына түгел, ә гаиләгә, тоташ җәмгыятькә дә ярдәм. Без мондый мәсьәләләргә игътибар биргәндә, һәрберебез дә, гомумән җәмгыять тә үсә, – диде Каринэ Хәбирова. – Сезнең командага хоспис өстендә эшләгәннәре өчен зур рәхмәт: кешеләр көне-төне күңел һәм йөрәк кушуы буенча эшлиләр.

Ул шулай ук Сәмәркандта балалар хосписы төзелеше мәйданчыгында булды.

Белешмә

“Уфа хосписы” 2023 елның 28 июнендә ачылды. Шушы вакыт эчендә биредә 2 231 өлкән кеше һәм 517 бала ярдәм алган. Учреждение коллективында – 123 белгеч, волонтерлар штабында – 150дән артык кеше. “Уфа хосписы” хәйрия фонды тоташ республика буенча 800 гаиләгә ярдәм итә. 2025 елда хезмәткәрләр бригадалары якынча 3 700 тапкыр өйләргә барган.

Сәмәрканд өлкәсе белән тәҗрибә алмашу бара да инде. 2026 елның июнендә Башкортстанга төзелә торган балалар хосписының баш табибы Саодат Игамова килде. Ул стационар эшен өйрәнде һәм мобиль бригада белән пациентлар янына чыкты – шундый ук бригадалар Сәмәркандта эшли дә инде. Алда “Уфа хосписы” моделен Сәмәркандта куллану өчен тар профильле белгечләрнең стажировкасы көтелә.

Леонид Пахомов.
Леонид Пахомов.
Фото:Леонид Пахомов.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас