Яңалыклар
20 Октября , 16:21

Хәрби уку йортында белем алу – абруйлы

Хәрби белгечләргә хуҗалык эшчәнлегенең барлык тармакларында да ихтыяҗ зур.

Добавить в предпочтительные источники Google
Язгөл Сафина.Язгөл Сафина.
Фото:Язгөл Сафина.

Күпчелек хәрби белгечләргә хуҗалык эшчәнлегенең барлык тармакларында да ихтыяҗ зур.

Аларның армиядә дә, “гражданка”да да карьера баскычыннан күтәрелү ихтималы шактый. Мондый белгечләрне әзерләү сыйфаты чыгарылыш укучыларын Русиянең иң абруйлы югары уку йортлары белгечләренең беренче рәтенә куя.

Гадәти ВУЗлар мактана алмаган өстенлекләр:

- түләүсез укыту;

- укуны тәмамлагач эшкә урнашу гарантияләнә;

- уку буена акчалата тәэмин итү (стипендия);

- бушлай әйберләр белән тәэмин итү, алар хәрби экипировканың иң яхшы дөньяви үрнәкләренә җавап бирә;

- саллы социаль пакет;

- пенсиягә чыгу яше буенча ташламалар;

- балаларны һәм тормыш иптәшен социаль тәэмин итү.

Хәрби уку йортларына керү башка югары уку йортларына караганда иртәрәк бара, бу бер үк вакытта башка уку йортларына керү өчен документлар тапшыру мөмкинлеге дә бирә.

Хәрби вузга керү өчен яшәү урыны буенча хәрби комиссариатка гариза бирергә кирәк (чакырылыш буенча хезмәткәрләргә – часть командиры исеменә рапорт язарга).

Кабул итү кагыйдәләре һәм шартлары, хәрби югары уку йортларының тулы исемлеге турында тулырак мәгълүмат белән РФ Оборона министрлыгының рәсми сайтында https://vuz.mil.ru, урындагы хәрби комиссариатта танышырга мөмкин. Шулай ук Башкортстан Хәрби комиссариатының 8 (347) 253-13-48 номеры буенча белешергә була.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас