Яңалыклар
20 Октября , 17:33

Аларның эше – юлларда

Юл хуҗалыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгели. 

Добавить в предпочтительные источники Google
https://pravitelstvorb.ruhttps://pravitelstvorb.ru
Фото:https://pravitelstvorb.ru

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазифасын башкаручы Александр Шельдяев юл хуҗалыгы хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Көн саен төбәкнең юл челтәренең ышанычлылыгын һәм үсешен тәэмин итүчеләрнең һөнәри бәйрәме ул.

Александр Шельдяев соңгы елларда тармакның зур казанышларын билгеләп үтте.

– Башкортстанның юллар челтәренең озынлыгы 52 мең километрдан артып китә: бу күрсәткеч буенча республика Русиядә икенче, Идел буе федераль округында беренче урында тора. Бүген тармакта 10 меңгә якын юл төзүче эшли. Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә ел саен юллар челтәре озынлыгы арта, яңа объектлар төзелә һәм республика халкының транспорт белән йөрү мөмкинлеге һәм уңайлылыгы арта, – диде ул үзенең сәламләү сүзендә.

Агымдагы елда республиканың юл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында зур бурыч тора: ул – кимендә 900 километр юлны һәм 2000 метрдан артык күперне норматив хәлгә китерү. “Тормыш өчен инфраструктура” милли проекты кысаларындагы проектларга аерым игътибар бирелә: 221 километр юлны файдалануга тапшыру планлаштырыла.

Тантаналы чара юл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен бүләкләү һәм бәйрәм концерты белән тәмамланды.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас