

Белорецк районында Магнитогорсктан ике дус кыз Өченче Малиновая тавыннан төшкәндә адашкан, дип хәбәр итә БР Гадәттән тыш хәл буенча Дәүләт комитеты.
Кызлар Отнурок авылындагы туристлар базасында ял иткәннәр һәм тауга менәргә уйлаганнар, ләкин кире кайтканда адашканнар. Бәхеткә, аларның телефоннарының аккумуляторлары утырырга өлгермәгән һәм алар ашыгыч хезмәтләр чакыра алган.
Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты коткаручылары шундук туристлар белән элемтәгә чыкан һәм геолокацияне ничек җибәрергә икәнен аңлаттканнар. Шул ук вакытта алар урында калырга тиеш дип кисәтеп. Кызлар барлык киңәшләрне дә төгәл үтәгән, шуның аркасында коткаручылар аларны тиз таптылар.
Туристкалар медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган. Аларны Белорецкка кадәр озаттылар, Аннан инде кызлар мөстәкыйль рәвештә ял базасына кайттылар.
«Әгәр сез адашкансыз икән, мөмкин кадәр тизрәк 112 номеры буенча ярдәм сорап мөрәҗәгать итегез. Сезгә тизрәк ярдәм итсеннәр өчен, коткаручылар киңәшләренә колак салыгыз һәм юлны мөстәкыйль эзләргә тырышмагыз», – дип искә төшерәләр гражданнарга Гадәттән тыш хәл буенча БР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре.