Яңалыклар
9 Октября , 14:30

Радий Хәбиров: Республикабыз белән горурланам!

Башкортстан Башлыгы төбәк халкын якынлашып килгән Республика көне белән котлады.

Добавить в предпочтительные источники Google
https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Бүген, 9 октябрьдә, Уфада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров Республика көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады. Чара “Башкортостан” дәүләт концертлар залында узды.

– Илебез һәрвакыт Ватан өчен иң авыр вакытларда батырлык һәм кыюлык күрсәткән батырлары белән горурланды. Бүген безнең махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчылар бу изге традицияне дәвам итәләр. Җиңү безнең кулда булыр дип ышанабыз! Бүген залда – безнең геройлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар. Әйдәгез аларны сәламлик! – дип сүзен башлады төбәк җитәкчесе.

Безнең якташлар алгы сызыкта батырларча сугышкан вакытта мондагыларның бурычы – ышанычлы тылны тәэмин итү, дигән фикерен җиткерде Радий Фәрит улы. Соңгы чордагы авырлыкларга һәм санкцияләргә карамастан, Башкортстан икътисади тотрыклылыгын һәм инвестицияләр үсешен саклый, дип билгеләде ул.

 Аның әйтүенчә, республика үз сәнәгате уңышлары белән хаклы рәвештә горурлана. Катлаулы икътисади шартларда алдынгы тармаклар – нефть химиясе, электр энергетикасы, машина төзелеше, фармацевтика һәм башкалар импортны алыштыру, илнең технологик суверенитетын тәэмин итү бурычларын уңышлы хәл итәләр.

– Безнең предприятиеләр җитештерүне ел башыннан 6,6 процентка арттырды. Республика сәнәгать сәясәтен гамәлгә ашыруның нәтиҗәлелеге рейтингы лидерлары арасында беренче ел гына тормый. Башкортстан пилотсыз авиация өлкәсендә мөһим компетенцияләр үзәгенә әверелә. Без “дронлаштыру” федераль рейтингында өченче урынга чыктык. Безнең стратегик партнерларыбыз – “Роснефть”, “Газпром”, “Лукойл” компанияләре республика үсешенә зур өлеш кертәләр. Катлаулы чорда без бергәләп ягулык кризисына юл куймадык, ягулык-майлау материаллары белән беренче чиратта аграрийларны өзлексез тәэмин итә алдык. Без җитештерү объектларының ышанычлылыгын һәм хәвефсезлеген тәэмин итү буенча системалы эшләре өчен ТЭК предприятиеләре җитәкчелегенә һәм коллективларына рәхмәт белдерәбез. Шунысы мөһим, предприятиеләр гамәлдәге производстволарны модернизацияләүгә инвестицияләр кертүне дәвам итәләр, яңаларын ачалар. Без моның өчен барлык шартларны да тудырабыз, шул исәптән сәнәгать инфраструктурасын үстерүнең федераль рейтингында иң нәтиҗәлеләренең берсе булган “Алга” махсус икътисади зонасын да киңәйтәбез. Быел без янә милли инвестиция рейтингында өченче булдык. Гражданнарыбызның тормышы өчен инфраструктураны яхшырту буенча зур комплекслы эшне дәвам итәбез. Торак, юллар төзибез, коммуналь объектларны, җәмәгать транспортын яңартабыз. Республикабызда уңайлы һәм имин яшәү өчен барысын да эшлибез. Башкортстан – бу эшнең төп күрсәткечләре буенча лидерлар рәтендә, – дип бәян итте Радий Хәбиров.

Бүген республика игенчеләре урып-җыю эшләрен төгәллиләр. 3 миллион тоннадан артык ашлык җыелган инде. Шикәр чөгендерен җыю актив бара. Барлык культуралар буенча да яхшы уңыш көтелә.

Төбәк җитәкчесе, һәр тармакка аерым тукталып, аларның казанышларын барлады. Ахырда Башкортстанны яшәү өчен иң яхшы төбәк итү өчен зур эш башкаручыларны телгә алды.

– Барыбызга да тагын да ныграк бердәмлек, үҗәтлек, яңа уңышлар һәм казанышлар телим! Республикабыз белән горурланам! Бәйрәм белән сезне, кадерле дуслар! Сезгә сәламәтлек, иминлек, уңышлар, тынычлык һәм игелек телим! Республика көне белән, кадерле ватандашлар! – дип Радий Хәбиров төбәк халкын якынлашып килгән бәйрәм белән котлады.

Чара бүләкләү тантанасы һәм сәнгать осталары концерты белән дәвам итте.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/ru/news/event/radiy-habirov-pozdravil-zhiteley-bashkortostana-s-dnyom-respubliki_2026-92981/

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru
Автор:Язгуль Сафина
Читайте нас