Яңалыклар
4 Октября , 14:57

Уфада юеш кар һәм җил булуын фаразлыйлар

Уфа шәһәре халкын алда көтелгән начар һава торышы турында кисәттеләр.

title
Уфада юеш кар һәм җил булуын фаразлыйларУфада юеш кар һәм җил булуын фаразлыйлар
Уфада юеш кар һәм җил булуын фаразлыйлар

«Бүген Уфада 20.00 сәгатьтән — 5нче октябрь 20.00 сәгатькә кадәр болытлы һава, яңгыр һәм юеш кар явуы көтелә. Җил төньяктан, төньяк-көнбатыштан секундына 8-13 метр, көндез урыны белән тизлек секундына 17 метрга кадәр җитә. Һава температурасы төнлә 0, көндез +4, +6 градусы чамасы», дип хәбәр иттеләр Уфаның гражданнар яклавы идарәсендә төбәк синоптикларына сылтама белән.
Җәяүлеләргә агачлар, электр линияләре, реклама щитлары һәм төзелеш мәйданчыклары киртәләре, нәзек инженер конструкцияләре янында булмаска киңәш ителә. Машина йөртүчеләргә-үз автомобильләрен агачларга, коймаларга һәм ышанычсыз корылмаларга якын калдырырга, шулай ук биналар диварларына якын ук куярга кирәкми.

Моңарчы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортстан буенча Баш идарәсе Салават районының Карагул авылыннан карлы кыш кадрларын бастырып чыгарган иде. Ә интернет киңлекләрендә Бөрҗән һәм Илеш якларында кар төшүе күзәтелгәнен күрдек. 

«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Уфада юеш кар һәм җил булуын фаразлыйлар
Уфада юеш кар һәм җил булуын фаразлыйлар
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас