Яңалыклар
4 Октября , 14:25

Туризм үсешен алга куеп

Уфаның вузара кампусында бөтен Русия галимнәре өчен фәнни туризмны тәкъдим иттеләр. 

title
Туризм үсешен алга куепТуризм үсешен алга куеп
Туризм үсешен алга куеп

Уфада РФ төбәкләре галимнәре өчен фәнни-популяр туризмның ике юнәлеше буенча экскурсияләр тәкъдим иттеләр: фәнни-техник һәм биологик-медицина. Тикшеренүчеләр Башкортстанның фәнни һәм туристик потенциалы белән «UUST Nanomaterials Days» халыкара мәктәп-конференциясе кысаларында таныштылар. Чара фән һәм технологияләр унъеллыгы юнәлешендәге «Фәнни-популяр туризм» инициативасына туры килә.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанның фәнни-популяр туризм проекты лидерлар рәтенә керде һәм «Ел маршруты» Бөтенрусия конкурсының сайлап алу ярымфиналында 1нче урынны алды. Быел ярымфиналда катнашуга илебезнең 20 төбәгендәге 31 торак пунктыннан 460 гариза килгән. «Ел маршруты» конкурсында Башкортстан барлык 9 маршрутны тәкъдим итте, 2026 елда ике яңаны гамәлгә ашыру турында сөйләде, аларның иң популярларына басым ясады, шулай ук кешеләрнең фәнни экскурсияләргә җәлеп ителүен ассызыклады. Барлык тугыз маршрут РФ Президенты каршындагы Координацион совет экспертизасын узды һәм федераль исемлеккә керде.

Фото: БР Хөкүмәтенең рәсми порталы. 

Туризм үсешен алга куеп
Туризм үсешен алга куеп
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас