Яңалыклар
22 Сентября , 13:10

Салымнар турында сорау бирергә була

Салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен бердәм күп каналлы телефон эшли. 

https://vk.ru/public217972782https://vk.ru/public217972782
Фото:https://vk.ru/public217972782

Башкортстанда яшәүчеләр Федераль салым хезмәте идарәсенең күп каналлы телефоны буенча салымнар турында сорау бирә алачак.

Бердәм күп каналлы телефон салым түләүчеләргә уңайлы булсын өчен эшләнелде, диләр Федераль салым хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсендә.

Гражданнар һәм оешма вәкилләре, 8-347-215-10-70 (өстәмә 55-55) номерына шалтыратып, салым органнары җаваплылыгына караган мәсьәләләр буенча аңлатмалар ала алалар.

Конкрет темалар буенча белгечләр белән элемтәгә керү өчен өстәмә номерлар каралган:

- юридик затлар мөлкәтенә салым салу – 021-00, физик затларныкына – 022-00;

- страховка взнослары буенча исәп-хисаплар – 015-00;

6-НДФЛ формасы буенча исәпләүләр – 016-00;

физик затларның салым тотып калулары  һәм декларацияләр  – 017-00;

салымнарның һәм взносларның исәпләнгән суммалары турында хәбәрнамә тапшыру – 018-00;

экспедиция, хатлар буенча белешмәләр – 012-00.

Бердәм күп каналлы телефонга эш вакытында шалтыратып була. Сайтның мобиль версиясендә автоҗыю функциясе бар: “Контактлар һәм мөрәҗәгатьләр” бүлегендә өстәмә номерга басканда, шалтырату автомат рәвештә башкарылачак.

Моннан тыш, салымнар, бурычларны җайга салу, бюджет белән исәп-хисапларның торышы һәм счетлар буенча операцияләрне туктатып тору мәсьәләләре буенча Русия Федераль салым хезмәтенең элемтә үзәгенә 8-800-222-22-22 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас