

Русия Дәүләт думасына сайлаулар өч көн дәвамында — 18, 19 һәм 20 сентябрьдә — уза. Тавыш бирү урындагы вакыт белән 8:00дән 20:00гә кадәр дәвам итәчәк.
“Торатау” конгресс-холлындагы Иҗтимагый матбугат үзәгендә сәясәт белгечләре үз фикерләре белән бүлешүен дәвам итә. Беренчеләрдән булып, журналистлар каршында Башкортстан Башлыгы каршында Кеше хокуклары һәм гражданлык җәмгыяте институтларын үстерү буенча совет рәисе Зөлфия Риф кызы Гайсина чыгыш ясады. Ул сайлаулар барышында хокук бозу, тәртип бозуларга бәйле сорауларга җавап бирде.
-Без әлеге вакытта күзәтү белән шөгыльләнмибез. Без мониторинг үткәрәбез. Юрист буларак сорауга җавап биреп шуны әйтә алам. Беренче чиратта, тәртипсезлекләр дигәндә нәрсәне күз уңында тотасы, шуны ачыкларга кирәк. Кемнедер прописка буенча исемлеккә кертмәгәннәр, кемгәдер туган телендә бюллетень бирмәгәннәр... Моңа урын булырга мөмкин. Әмма ул сайлау нәтиҗәләренә йогынты ясыймы? Юк бит. Шуннан чыгып республикада сайлаулар бик тыныч үтә дип әйтергә мөмкин.