Яңалыклар
20 Сентября , 11:07

"Сайлаулар ил өчен җаваплы вакытта үтә"

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләт Думасына депутатлар өчен сайлауда үз фикерен белдерде.

"Сайлаулар  ил өчен җаваплы вакытта үтә""Сайлаулар  ил өчен җаваплы вакытта үтә"
"Сайлаулар ил өчен җаваплы вакытта үтә"

 Республика Башлыгы гаиләсе белән  “Башкортстан” дәүләт концерт залында урнашкан сайлау участогында үз тавышын бирде.

“Сайлаулар  ил өчен җаваплы вакытта үтә, - диде ул. – Махсус хәрби операция шартларында, безнең илгә төрле чакырулар ташлаган вакытта җаваплы һәм бердәм үтә. Кешеләр сайлауга бәйрәмгә барган кебек бара”.

Республикада сайлауларның беренче көнендә үк 100 процент тавыш биргән авыллар бар. Русия белән чагыштырганда, республикада сайлауларга бару күрсәткече 10 процентка югарырак.

“Мин сайлауларда актив катнашкан бөтен сәяси партияләргә дә рәхмәтлемен.  Алар бер-берсенә, үз программаларына хөрмәт белән карый”, - дип үз фикерләре белән бүлеште Радий Фәрит улы.

Чыганак:  пресс-служба администрации Главы Республики Башкортостан.

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас