Яңалыклар
20 Сентября , 13:10

Башкортстан төрмәләрендә сайлау тәмамланды

Сайлау хокукы булган 3 мең кешенең 2 502 се үз тавышын биргән.

Башкортстан төрмәләрендә сайлау тәмамландыБашкортстан төрмәләрендә сайлау тәмамланды
Башкортстан төрмәләрендә сайлау тәмамланды

Башкортстанның холык төзәтү  учреждениеләрендә кеше хокукларын саклауны тәэмин итү буенча  Иҗтимагый күзәтү комиссиясе рәисе Олег Галин хәбәр итүенчә, сайлау хокукы булган 3 мең кешенең 2 502 се үз тавышын биргән. Бу 80 процент дигән сүз. Ябык учреждениеләрдә сайлау тәмамланган,бу саннар үзгәрмәячәк.

Олег Галин әйтүенчә, сайлаулар өч көн барган.

15.00 сәгатькә булган мәгълүматларга караганда, республикада сайлауга баручылар саны 69,3 процент тәшкил итә. Бу – 1 млн 961 мең 692 кеше дигән сүз. Уфа шәһәрендә бу – 65,39 процент тәшкил итә.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас