Яңалыклар
18 Сентября , 13:29

Күп балалы гаиләләр - Башкортстан горурлыгы

Русия Президенты Указы нигезендә Бәләбәйдә яшәүче Шайморатова Олеся Васильевна «Героиня-Ана» исеменә лаек булды. Илдә әлеге югары бүләк лаеклы ана булу, балаларны үрнәкле итеп тәрбияләү һәм демографик вәзгыятьне яхшыртуга сизелерлек шәхси өлеш кертү өчен бирелә.

Күп балалы гаиләләр - Башкортстан горурлыгыКүп балалы гаиләләр - Башкортстан горурлыгы
Күп балалы гаиләләр - Башкортстан горурлыгы

Русия Президенты Указы нигезендә Бәләбәйдә яшәүче Шайморатова Олеся Васильевна «Героиня-Ана» исеменә лаек булды. Илдә әлеге югары бүләк лаеклы ана булу, балаларны үрнәкле итеп тәрбияләү һәм демографик вәзгыятьне яхшыртуга сизелерлек шәхси өлеш кертү өчен бирелә.

– Күп балалы гаиләләр - Башкортстанның горурлыгы һәм көчле ягы. Алар актив тормыш позициясендә, яшь ата-аналар өчен ориентир булып хезмәт итәләр һәм зур нык гаилә үрнәге булып торалар. Шуңа күрә нәкъ менә Олеся Васильевна һәм Ришат Рәшит улы Шәйморатовлар кебек гүзәл гаиләләр илебезнең әхлакый таянычы булып тора, – дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ольга Кабанова.

Ун баланы тәрбияләү гаять зур көч таләп итеп кенә калмый, барысын оештыруның югары дәрәҗәсен дә таләп итә. Олеся Васильевна ата-ана бурычы - балаларга дөрес әхлакый нигез бирү, өлкәннәрне эшләргә һәм хөрмәт итәргә өйрәтү, ди.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас