Яңалыклар
18 Сентября , 13:38

100 яшьлек ветеран сайлауда тавыш бирде

Бүген, 18 сентябрьдә, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мәзһәр улы Мәзһәров беренчеләрдән булып сайлады.

100 яшьлек  ветеран сайлауда тавыш бирде100 яшьлек  ветеран сайлауда тавыш бирде
100 яшьлек ветеран сайлауда тавыш бирде

Балтач районында 100 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны өйдә тавыш бирде.

Бүген, 18 сентябрьдә, Бөек Ватан сугышы ветераны Әхнәф Мәзһәр улы Мәзһәров беренчеләрдән булып сайлады. Быел аңа 100 яшь тулган. Ветеран өйдә тавыш бирү хокукыннан файдаланды һәм Русия Федерациясе Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда катнашты.

Әхнәф Мәзһәров аның яше сайлауларда катнашу өчен киртә булып тормый, дип саный. "Һәр русияле бу вакыйгага җаваплы карарга тиеш, - ди ветеран. - Үз фикеремне белдерү һәм ил өчен тавыш бирү мөмкинлеге өчен бик рәхмәтле"

1944 елның гыйнварында, 17 яшендә Әхнәф Мәзһәров фронтка китә, Беренче Белоруссия фронтында элемтәче булып хезмәт итә. Дошман уты астында, катлаулы һава шартларында ул алгы сызыкта элемтә тәэмин итә. Белоруссияне һәм Польшаны азат итүдә катнаша, Одер елгасын кичеп, Җиңү көнен Берлинда каршылый.

Сугыштан соң Кавказда хезмәтен дәвам итә һәм 1950 елда гына өенә кайта.

2026 елның мартында Әхнәф Мәзһәров үзенең йөз еллык юбилеен билгеләп үтте. Истәлекле дата уңаеннан ветеран генерал Шайморатов орденына лаек булды. Бүләкне Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исеменнән Балтач районы хакимияте башлыгы Илгиз Субушев тапшырды.

#ВыбираемВместе #ЕДГ2026 #АлгаВсейСемьей2026 #БашкортостанВыбирай2026 #ГолосМедиаСообществ2026

 

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас