Яңалыклар
17 сентябрь , 17:26

Төбәк Башлыгы стипендият дипломнары тапшырылды

Бүген республиканың югары уку йортлары аспирантлары һәм студентларына Башкортстан Башлыгы стипендиясе иясе булуларын раслаучы дипломнар тапшырылды. Тантанада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.

Төбәк Башлыгы стипендият дипломнары тапшырылдыТөбәк Башлыгы стипендият дипломнары тапшырылды
Төбәк Башлыгы стипендият дипломнары тапшырылды

Бүген республиканың югары уку йортлары аспирантлары һәм студентларына Башкортстан Башлыгы стипендиясе иясе булуларын раслаучы дипломнар тапшырылды. Тантанада төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров катнашты.

2019 елда республика югары уку йортлары аспирантлары һәм студентлары өчен Башкортстан Башлыгының 85 стипендиясе булдырылган иде. Аларның 35е – аспирантлар, ә 50се – студентлар өчен. Стипендия алучыларны конкурс нигезендә университетлар һәм фәнни оешмалар сайлап ала.

– Сезгә стипендиат дипломнары тапшыру минем өчен зур мәртәбә. Без сезнең белән горурланабыз. Бездә фән белән шөгыльләнүче һәм республикабызны алга этәрүче талантлы яшьләрнең булуы зур бәхет, – диде Радий Хәбиров. – Сезнең эшчәнлекнең әһәмиятен аңлап, республикада фән үссен, аның казанышлары җитештерүгә кертелсен өчен күп эшлибез. Без югары уку йортларыбыз, фәнни институтларыбызның уңышларына сөенәбез. Яшьләргә ярдәм итәргә, яшәү һәм уку өчен уңайлы шартлар тудырырга, үзләрен тормышка ашыру өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга тырышабыз. Һәм бу эшне, һичшиксез, дәвам итәчәкбез.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үткәнчә, республика дүртенче ел рәттән төбәкләрнең фәнни-технологик үсеше буенча милли рейтингның ТОП-10 исемлегендә.

 

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас