

10-13 сентябрь көннәрендә Башкортстанда башкала вузларында укучы студентларга ярдәм итү буенча “Башкортстаннан мәхәббәт белән” акциясенең дүртенче этабы узды.
Акция республика Башлыгы Радий Хәбиров инициативасы белән 2025 елдан бирле үткәрелә.
Бу юлы акциядә 26 торак пункт катнашты. Олау маршруты Башкортстанның көньяк һәм көнбатыш районнары аша үтте. Җыелу нокталары Сибай, Баймак, Юлдыбай, Зилаер, Исәнгул, Күмертау, Мәләвез, Салават, Ишембай, Стәрлетамак, Толбазы, Чишмә, Языково, Бүздәк, Бәләбәй, Туймазы һәм Октябрьскийда оештырылган иде. Туганнары Мәскәү югары уку йортлары студентларына посылкалар җибәрә алдылар.
Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсендә йөкләрне тарату, студентларга һәм аларның гаиләләренә уңайлы булсын өчен, бу ялларда берьюлы җиде адрес буенча оештырылды.
Барлыгы 3,5 тонна авырлыктагы 180 посылка җибәрелгән иде.