Яңалыклар
6 Сентября , 12:35

«ГеоВызов» форумында катнашучылар көннәрен радиометриягә багышладылар

Сынауда һәр командадан икешәр кеше катнашты: урында аномалия табарга, үлчәүләр үткәрергә, камераль исәпләүләр башкарырга һәм схема белән отчет төзергә кирәк иде.

«ГеоВызов» форумында катнашучылар көннәрен радиометриягә багышладылар«ГеоВызов» форумында катнашучылар көннәрен радиометриягә багышладылар
«ГеоВызов» форумында катнашучылар көннәрен радиометриягә багышладылар

«Безнең студентларның кыр эшләрен дә, камераль эшкәртүне дә ышанычлы башкарып чыгуларын күрү сөендерә — бу горурланырга мөмкин булган өлгергәнлек, — дип белдерде БР Экология министры Нияз Фазылов. — Программа бай эчтәлекле булып чыкты, һәм һәркем бәяләп бетергесез тәҗрибә туплады. Яшьләргә энергия, кыюлык һәм геологиягә ихлас мәхәббәт өчен аерым рәхмәт. Һәм остазларга зур рәхмәт — сабырлык, зирәклек һәм ярдәм өчен, алардан башка мондый җиңүләр мөмкин түгел».

Шулай ук студентлар өчен Sherpa-планшет яки смартфон экранында ук эшләргә мөмкин булган заманча электрон геологик документация программасы буенча мастер — класс уздырдылар. Катнашучылар цифрлы технологияләрне кызыксынып үзләштерделәр.

Дүшәмбе көнне, 7 сентябрьдә, йомгаклау ярышы узачак.

Исегезгә төшерәбез, «ГеоВызов» IV Халыкара геология чемпионаты республикада 28 августтан 9 сентябрьгә кадәр уза. Ул Руиянең 19 төбәгеннән һәм 13 чит илдән 40 команданы берләштерде.

Чара «Экологик иминлек» милли проекты кысаларында уза.

«Молодёжная газета» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде. 

Андрей Старостин фотосы. 

«ГеоВызов» форумында катнашучылар көннәрен радиометриягә багышладылар
«ГеоВызов» форумында катнашучылар көннәрен радиометриягә багышладылар
Автор:Юлай Низаев
Читайте нас