Яңалыклар
4 Сентября , 18:01

“Профсоюзлар – идарә командасының төп партнеры”

Радий Хәбиров Сергей Черногаев белән очрашты.

https://glavarb.ruhttps://glavarb.ru
Фото:https://glavarb.ru

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 4 сентябрьдә Мәскәүдә Русия Бәйсез профсоюзлар федерациясе рәисе Сергей Черногаев белән очрашты.

Алар республиканың социаль-икътисади һәм сәнәгать үсеше, лаеклы хезмәтне тәэмин итү мәсьәләләре, шулай ук төбәкнең хакимият органнары һәм профсоюз оешмалары арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Радий Хәбиров һәм Сергей Черногаев профсоюзларның, хакимият органнарының һәм эш бирүчеләрнең предприятиеләр үсешен тәэмин итүдә, кадрлар потенциалын саклауда һәм төбәктә социаль инициативаларны гамәлгә ашыруда уртак эшенең мөһимлеген билгеләделәр.

– Профсоюзлар – безнең идарә командасының төп партнеры. Алар социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу һәм хезмәткәрләрнең хокукларын тәэмин итү буенча җитди бурычларны үтиләр, мәшгульлек, хезмәт хакы мәсьәләләрен хәл итүдә булышалар. Һөнәри профсоюзлар, эш бирүчеләр берләшмәләре һәм республика Хөкүмәте арасында төзелгән өч яклы килешүнең үтәлешен тикшереп торалар. Бу – безнең предприятиеләрнең социаль сәясәт векторын билгели торган мөһим документ, – диде Радий Хәбиров. – Һәм без Башкортстанның Бәйсез профсоюзлар федерациясе белән багланышлары нәтиҗәле булсын дип кызыксынабыз. Безнең уртак бурычыбыз – хезмәт кешесенең абруен күтәрү һәм аның хокукларын нәтиҗәле яклауны тәэмин итү.

– Безнең өчен Башкортстанда хакимият, профсоюзлар һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге буенча системалы эш алып барылуы мөһим, – дип билгеләде Сергей Черногаев. – Хезмәттәшлекне алга таба үстерү лаеклы хезмәт гарантияләрен ныгытырга, хезмәткәрләргә ярдәм итәргә, төбәк һәм тоташ ил икътисады алдында торган бурычларны бергәләп хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк дип ышанам.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас