Яңалыклар
1 Сентября , 17:23

Ташкентка очабызмы?

Ташкентка очабызмы?Ташкентка очабызмы?
Ташкентка очабызмы?

3 сентябрьдән Уфа белән Ташкент арасында туры даими рейслар ачыла. Үзбәкстанның Centrum Air авиакомпаниясе очышларны пәнҗешәмбе һәм якшәмбе көннәрендә Airbus A320 очкычларында башкарачак.

Юлда якынча өч сәгать вакыт китәчәк. Рейсларга билетлар инде сатуда.

Centrum Air очышлары башлану Уфадан Ташкентка бару мөмкинлекләрен арттырачак. Әлеге юнәлеш буенча Utair һәм Uzbekistan Airways авиакомпанияләре дә очышлар башкара.

Хәзер Уфадан Үзбәкстанга атнасына барлыгы 11 даими рейс булачак: алтысы – Ташкентка, икесе – Наманганга һәм өчесе – Сәмәркандка.

Яңа маршрутлар Башкортстан белән Үзбәкстан арасында эшлекле, туристлык һәм мәдәни элемтәләрне үстерүгә дә ярдәм итәчәк.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас