Яңалыклар
1 Сентября , 10:51

Республика җитәкчесе белем бәйрәме белән котлады

1 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге 40нчы мәгариф үзәгендә булды. 

Республика җитәкчесе белем бәйрәме белән котладыРеспублика җитәкчесе белем бәйрәме белән котлады
Республика җитәкчесе белем бәйрәме белән котлады

1 сентябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Герое Максим Серафимов исемендәге 40нчы мәгариф үзәгендә булды. Тантаналы линейкада төбәк җитәкчесе укучыларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады.
2026 елда «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында бу мәктәп бинасына капиталь ремонт ясалган. Биредә үзгәртеп кору үткәрелгән, тышкы һәм эчке бизәлеш яңартылган, инженерлык челтәрләре алыштырылган. Шулай ук яңа җиһазлар сатып алынган.Моннан тыш, республика ярдәме белән мәктәп янындагы территория төзекләндерелгән һәм спорт үзәге, шул исәптән воркаут-зона, баскетбол мәйданчыгы һәм йөгерү юлы җиһазландырылган.
Тантаналы линейкада Башкортстан Башлыгы балаларга һәм педагогларга уңышлы уку елы теләде.

— Кадерле укучылар! Хөрмәтле укытучылар, әти-әниләр! Чын күңелдән сезне 1 сентябрь, Белем көне белән котлыйм! Бүген республикада мәктәпләргә ярты миллионнан артык укучы килә, шул исәптән 41 мең беренче сыйныф укучысы белем дөньясына ишек ача. Уку елы кызыклы, якты һәм кояшлы булсын, – диде Радий Хәбиров. — Быел сез яңартылган корпуска килдегез. Сезгә уңайлы һәм заманча шартларда уку кызыклы булыр дип ышанам. Сезнең мәктәп Русия Герое, сугышчы, спецназ төркеме командиры Максим Владимирович Серафимов исемен йөртә. Бу зур дәрәҗә, һәм, әлбәттә, зур җаваплылык. Укучыларның барысына да яхшы укуларын, ә чыгарылыш сыйныф укучыларына киләчәктә һөнәри әзерлек юнәлешен билгеләүләрен телим. Юлыгыз тигез һәм якты булсын!

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас