

Башкортстан студентлар төзелеш отрядлары «Газпром»ның алдынгы проектларында ике «алтын» яулады. Башкортстаннан берьюлы ике студент төзелеш отряды Русия студентлар отрядлары оештырган «Север» һәм «Ковыкта» төбәкара хезмәт проектларындагы эш нәтиҗәләре буенча иң яхшылары булды. «Горняк» аеруча аерылып торды, ул чирәмдә эшләүнең беренче сезонында ук җиңү яулады.
Уфа ягулык-энергетика көллияте базасында төзелгән «Горняк» студентлар төзелеш отряды «Север» хезмәт проектында беренче катнашты һәм җитештерү күрсәткечләре, дисциплина һәм команда эше буенча иң яхшысы дип танылды. Балалар Чаянды нефть-газ конденсаты ятмасында арматура эшләре башкардылар, бетон салдылар. Шулай ук территорияләрне төзекләндерделәр, шул исәптән плитка салдылар һәм төзелеш чүп-чарларын җыештырдылар. Үзгәрүчән Төньяк һава шартларында эшләү югары чыдамлык таләп итте, әмма студентлар беренче урынны яулап уңышлы үтәделәр.